Әхмәт Мазһаровка 70 яшь тулды

Your browser doesn’t support HTML5

11 гыйнварда Татарстан Фәннәр академиясендә академиянең президенты, академик Әхмәт Мазһаровка 70 яшь тулу уңаеннан тантаналы чара үтте. Әхмәт әфәндене котларга ерак һәм якын чит илләрдән галимнәр, Татарстан җитәкчеләре, зур компанияләрнең башлыклары килде. Тантаналы чара фәнни җыен рәвешендә оештырылды.