Велосипедчы Лэнс Армстронг допинг кулланганлыгын таныды

Лэнс Армстронг

Америкалы велосипедчы Лэнс Армстронг физик көчне арттыручы тыелган матдәләр кулланганлыгын таныды.

Бу турыда ул кичә кич Опра Уинфриның телевидение тапшыруындагы әңгәмәдә әйтте.

Армстронг үз тормышын җәмгыятьнең ышанычын яңадан казануга багышларга әзер булуын белдерде. Ул шулай ук допингны соңгы мәртәбә 2005 елда кулланганлыгын әйтте.

Узган елның октябрендә АКШның допингка каршы идарәсе Армстронгның допинг кулланганлыгын белдерде. Халыкара велосипедчылар берлеге Армстронгка калган гомерендә ярышларда катнашуны тыйды һәм моңарчы ирешкән казанышларын гамәлдән чыгарды. Армстронгның 2000 елгы җәйге Олимпиадада алган бронз медале һәм башка титуллары да алына.