Франциядә Русия туристлары булган автобус капланды

Франциядә Русия туристлары булган автобус капланып 20 кеше җәрәхәтләр алган.
Һәлакәт илнең көнчыгышындагы Шамбери шәһәре янында була. Өч кешенең биле җәрәхәтләнә, калганнары җиңелчә зыян күрә.

Һәлакәт бозлавык сәбәпле килеп чыккан булуы ихтимал. Хәзер тикшерү бара.