Универсиада уты Русиягә китерелә

25 гыйнвар көнне Универсиада уты Владивостокка китереләчәк. Аннары аны Русиянең 27 шәһәре кабул итәр дип көтелә. Казанга ул уеннар ачылышына - 2013 елның 6 июлендә килеп җитәчәк.

Универсиада утын китерү эстафетасы инде бер елга якын дәвам итә. Шул вакытта ул биш кыйтгада булды.