Татарстанда экстремистик җинаятьләр өчен җәзаны кырыслатмакчылар

Татарстанда экстремистик җинаятьләр өчен җәзаны кырыслатмакчылар. Шулай ук республикада террорга бәйле җинаятьләр саны кимемәү сәбәпле, экстремизм турындагы Русия җинаять кодексының кайбер маддәләренә төзәтмәләр кертү тәкъдим ителә.

Татарстан прокуратурасы гаепләнүчеләрнең 282нче маддә нигезендә шартлы хөкем алулары аларга эшләрен җәелдерергә мөмкинлек бирә, чөнки алар үзләренең җиңел котылачагын сизә дип саный. Соңгы биш елда Татарстанда “Хизб ут-Тәхрир” оешмасы вәкилләренә каршы гына да 25 җинаять эше ачылган. Барлыгы 32 кеше хөкем ителгән.