"Әл-Ихлас мәчетен канун бозып яптылар"

Your browser doesn’t support HTML5

24 гыйнварда Казанның Ихлас мәчетен япканда сак астына алынган кешеләрнең соңгысы ябылудан чыгарылды. Тоткарланучылар арасында булган Әл-Ихлас мәхәлләсе юристы Тәүфыйк Василов Азатлык радиосына полициянең аларны тупас рәвештә кулга алуын, мәчетнең килешүне бозмавын, рәсми мәгълүмат чараларының дөрес мәгълүмат таратмауларын сөйләде.