Казан һава аланында килеп чыккан гадәттән тыш хәлне тикшерү бара

Казан халыкара һава аланында Шәрм-әш-Шәйхтан Казанга кайтучы “Урал авиалиния”сенең Airbus А-321 очкычы төшкәндә юл күрсәтүче утка тиеп киткән. Очкыч уңышлы төшеп утырган, юлчыларга һәм экипажга берни булмаган, очкычка исә шактый зыян килгән.

Хәзер бу хәлне тикшерү өчен махсус комиссия төзелгән.