Башкортстанда микроавтобус юлдан чыгып дүрт кеше яраланды

Башкортстанның Кырмыскалы районында "Газель" машинасы юл читендәге киртәне бәреп ун метр биеклектән тәгәрәп төште. Машинада булган җиде кешенең дүртесе яраланган.

Вакыйга Уфа-Белореци юлының 34-нче чакрымында, Карламан тимер юл станциясе янында булган.

Төрле дәрәҗәдә яраланган дүрт кеше, шул исәптән машина йөртүче хастаханәгә урнаштырылган.