Иран атом програмы турында сөйләшү Казакъстанда үтәчәк

Иран атом програмы турында сөйләшүләрнең яңа өлеше 25 февральдә Казакъстанда үтәчәк. Бу турыда Мюнхеньдә иминлек мәсьәләләренә багышланган халыкара конференциядә Иран тышкы эшләр министры Али Әкбар Салихи белдерде.

Ул шулай ук АКШ вице-президенты Джо Байденның Иран белән турыдан-туры сөйләшүләр үткәрү мөмкинлеге әйтелгән чыгышына уңай бәя бирде.

АКШ, Кытай, Франция, Русия, Германия, Британия катнашындагы сөйләшүләрнең соңгы өлеше былтыр июнь аенда Мәскәүдә үткән иде. Ул сөйләшүлә зур тәрәккыятькә ирешә алмады.

Халыкара җәмәгатьчелек Тәһран яшерен рәвештә атом коралы ясарга маташа дип борчыла. Иран моны кире кага.