Казанда хәйрия дискәтүге узды

Your browser doesn’t support HTML5

31 гыйнварда Казанда яшь автор-башкаручы Миләүшә Сафинаның кызы Мәрьямгә ярдәм йөзеннән беренче хәйрия татар дискәтүге үтте. Мәрьямгә 31 гыйнварда ике яшь тулды. Туганда аның баш мие һәм умыртка сөяге җәрәхәтләнгән була, табиблар Веста синдромы дигән диагноз куя. Иң элек бу гаилә кызларын үзләре дәваларга тырыша, тик көчләре җитмәячәген аңлагач кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр булалар. "Бердигән шоу" кысаларында узган татар дискәтүген автор-башкаручы, эшкуар Илназ Сафиуллин оештырды. Аның сүзләренчә, әлеге чарада 54150 сум акча җыелып Мәрьямнең әти-әнисенә тапшырылган. [Рөстәм Исхакый фотолары]