Бөтенрусия авыл сабантуе Бардада июнь азагында үтәчәк

Дүртенче Бөтенрусия авыл сабантуе Пермьның Барда районында 29 июньдә узачак. Бу Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллинның Пермьгә сәфәре барышында Сабан туен оештыру комитеты утырышында хәл ителгән.

Билгеле булганча, узган ел Барда районы башлыгы Сергей Ибраев җитәкләгән вәкиллек Чиләбе өлкәсендә үткәрелгән Бөтенрусия авыл сабантуенда катнашып, чираттагы бәйрәмне Бардада уздыру эстафетасын кабул итеп кайткан иде.

Татар конгрессы интернет сәхифәсе язуынча, край губернаторы Виктор Басаргин күрсәтмәсе нигезендә оештыру комитеты төзелеп, әзерлек эшләре инде башланган. Оештыручылар Шыгырданда, Дубровкада узган сабантуйлар тәҗрибәсен дә өйрәнгән.