Казанда бензинны терминал сата башлады

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда беренче автомат бензин салу станциясе эшли башлады. Башкаларыннан аермалы буларак бу станциядә акча алып утыручы хезмәткәр юк. Алар урынына бу эшне автомат терминал башкара. Нәтиҗәдә чыгымнар аз булганлыктан бу станциядә бензин бәясе дә арзанрак.