Иран тышкы эшләр министры Мәскәүгә килә

Иран тышкы эшләр министры Али Әкбәр Салехи киләсе атнада ике яклы хезмәттәшлек турында сөйләшү өчен Мәскәүгә киләчәк.

Али Әкбәр Салехи 11-12 февральдә үтәчәк Икътисади, фәнни-техник хезмәттәшлек өлкәсендәге Русия-Иран хөкүмәтара комиссиясе утырышында да катнашачак.