Донецки очкыч казасында биш кеше һәлак булды
Your browser doesn’t support HTML5
Чәршәмбе кич Донецкида Ан-24 очкычы һәлакәтендә кимендә биш кеше үлде, дистәләрчә кеше яраланды.
Одессадан Донецкига барган очкычта барлыгы 52 кеше, күбесе - Донецкиның "Шахтер" һәм Германиянең "Боруссия Дортмунд" футбол такымнары уенын карарга килгән җанатарлар булган. Очкыч һава аланына идарәне югалтып килеп утырган һәм икегә ярылган.