Әфган хатын-кызлары көч куллануга каршы

Your browser doesn’t support HTML5

14 февральдә дөньяның төрле илләрендә хатын-кызларга карата көч куллануга каршы йөрешләр үтә. "Миллиард күтәрелеше" (One Billion Rising) дип аталган чараны АКШ драматургы Ив Энслер финанслый. Оештыручылар бу көнне хатын-кызларга урамга чыгарга, биергә, үз хокукларын дәгъваларга һәм көч куллануны туктатуны таләп итүдә бердәм булырга чакыра.