Германия һава аланнары икенче көн ябык

Германиянең иң зур һава аланнарының иминлек хезмәткәрләре инде икенче көн эш ташлап түләүне арттыруны таләп итә. Берлин, Көльн, Һамбург һәм Дюссельдорф һава аланнарында йөзләгән очыш тоткарланды.

Дюссельдорф һава аланы Франкфурт һәм Мүнһен калаларыннан соң илнең өченче иң зур һава аланы санала. Аның аша елына 20 млн юлчы үтә.

Һөнәр берлекләре иминлек хезмәтенең эш хакларын арттыруны таләп итә. Хезмәткәрләрнең 70% артыгы иң кечкенә хезмәт хакы, салымга кадәр сәгатенә 8.23 евро алып эшли.