Софиядә демонстрантлар белән полиция арасында бәрелешләр булды

Болгарстан башкаласы Софиядә демонстрантларның полиция белән бәрелеше булды һәм анда өч кеше тоткарланды.

Чарада катнашучылар кичә кич парламент бинасы янында җыелды. Алар электр энергиясенә бәяләрнең кинәт артуы, керемнәрнең түбән булуы, икътисади торгынлыкка канәгатьсезлек белдереп, хөкүмәтне эшеннән җибәрүне таләп иткән.
Алдагы көнне финанс министры эшеннән җибәрелүенә карамастан, шундый ук чаралар Болгарстанның башка берничә шәһәрендә дә үткән.

Болгарстан Европа берлегендәге иң хәерче илләрнең берсе. Кеше башына ай саен 400 евро туры килә.