"Өмет" мөселманнар темасы кабат тыелмас дип өметләнә

"Өмет" газетасының элекке бер саны

Сембердә татар телендә чыгучы “Өмет” газетасында ислам темасына язмалар бастыру тыелган иде. Сишәмбе бу мәсьәлә хәл ителгән.
Бер ай чамасы “Өмет” газетасында ислам темасына бернинди язмалар да басылмады. Хакимияттәге бер утырышта басманың дәүләт газетасы булуын һәм дөньяви гына мәкаләләр бастырырга тиешлеге белән аңлатканнар. Чынлыкта исә төбәктә мөселманнарның активлыгы, мәчетләрнең арта баруы кемнәргәдер ошамаган, күрәсең.

Газетада ислам темасы тыелганнан соң төбәктәге татарлар борчылу белдереп губернатор Сергей Морозовка мөрәҗәгатьләр юллаган. Шулай ук губернатор идарәсендә эшләүче татар егете Расыйх Гатауллин да Морозов белән күрешеп бу хакта сөйләшкән.

Губернатор телевидениедә чыгыш ясаганда бу мәсьәләне күтәргән һәм өлкә газетасында ислам темасының тыелуы турында белмәгәнен әйткән. Димәк, бу эш губернатор “артында” эшләнгән булып чыга.

Менә бер айдан соң, әлеге мөрәҗәгатьләр ярдәмендә күрәсең мәсьәлә хәл ителә башлаган. Киләсе атнадан Русия үзәк диния нәзарәтенә караган Сәүбән хәзрәт Сөләйманов имзасы куелган вәгазьләрен бирү рөхсәт ителер кебек. Элегрәк ул вәгазьләр Биләр мәдрәсәсе мөгаллимнәре имзасы белән чыга торган булган. Хәзер исә нәкъ шул мөфти имзалаган вәгазьләрне генә бирү хакимиятнең Сәүбән хәзрәт белән күбрәк хезмәттәшлек итүе белән бәйледер, күрәсең.

“Өмет” газетасында вәгазьләрдән тыш, ислам темасына кагылышлы вакыйгаларны яктырту да хәл ителер кебек. Әлеге басма мөселманнар темасына шактый урын бирә, 12 битлек газетаның бер бите нәкъ исламга багышлана иде һәм “Өмет”нең җиде мең тираж җыюында да бу хәлиткеч урын алып торган.