"Тылсымлы көмеш" Универсиадага милли бизәнү әйберләре әзерли

Your browser doesn’t support HTML5

"Тылсымлы көмеш" ширкәте Казанда көмештән дини-милли зәркән эшләнмәләре эшләүче бердәнбер һәм иң яшь остаханә икән. Татар-мөселман бизәкләре белгече, зәркән эшләре остасы Наил Сөнгәтуллин безгә остаханәнең эше белән таныштырганчы бизәкләрнең ничек ясалганын аңлатты, тарихи китапларны актарып, элекке үрнәкләрне яңартып эшләвен әйтте.