Воркута: Хезмәт лагерьларыннан икътисади төшенкелеккә

Урал тауларының төньягында ташкүмер чыгару өчен Воркута хезмәт лагеры 1931 елда ачыла һәм 1956 елга кадәр эшли.

Кайчан төшерелүе билгесез бу фотода Воркутада иреккә чыгарылучы ике тоткын сурәтләнә. Уң яктагы тоткын – Польша ватан армиясе әгъзасы булган. Бу армиядәге партизаннар Икенче дөнья сугышында нациларга каршы сугышкан. Сугыштан соң Польша ватан армиясенең күп кенә әгъзалары ГУЛАГ лагерьларына алып кителә һәм шунда һәлак була.

ГУЛАГ тоткыннары Төньяк Печора тимер юлын төзи. Фотоның кайчан төшерелүе билгесез.

Кайчан төшерелүе билгесез бу фотода Воркутадагы лагерь сакчылары сурәтләнә. Лагерь сакчылары итеп гадәттә хәрби хезмәтне тәмамлаучы кешеләрне өч еллык килешү нигезендә эшкә алалар. Аларга тиешле эш урыныннан читтә булган яки лагерь коймаларына артык якын килгән тоткыннарны атып үтерү рөхсәт ителә.

Кайчан төшерелүе билгесез бу фотода совет яшерен хезмәтләре тарафыннан 1945 елда кулга алынып үлемгә хөкем ителгән Польша ватан армиясе солдаты Стефан Юзефович сурәтләнә. Үлем җәзасы соңрак 20 еллык авыр хезмәт җәзасына алыштырыла. 1953 елда Юзефович 29-нчы санлы шахтада тоткыннарның эш ташлау чарасында катнаша. 1956 елда ул Польшага кайта.

Кайчан төшерелүе билгесез бу фотода тоткыннар һәм сөргенгә җибәрелгәннәр каберләре сурәтләнә. Артта шахта кереше күренә. Тоткыннар мәңге туң катламга җирләнә һәм аларның каберләре бары тоткыннарның лагерьдагы номерлары белән генә билгеләнә. 1956 елда иреккә чыгарылган тоткыннар кабер тәреләренә анда җирләнгән кешеләрнең номерларына карап исемнәрен язып чыга.

Бер ГУЛАГ каберлегенең бүгенге күренеше.

Воркута шәһәрендәге ташландык йортлар.

Воргашор бистәсендә ташландык биналарның берсе.

Воркутинская шахтасы кереше. Быел февраль башында бу шахтадагы шартлауда 18 кеше һәлак булды.

Воркутинская шахтасы янында ГУЛАГ корбаннары истәлегенә куелган поляк һәйкәле.

Воркутада сәяси репрессияләр корбаннарына куелган беренче һәйкәл.

Воркутадагы бер йортта Октябрь инкыйлабының 50 еллыгына ясалган рәсемнәр.

1990 елларда ябылган Комсомольская шахтасы кереше.

Совет чорында Коми республикасы белән Болгарстан арасындагы дуслыкны сурәтләргә тиешле дивар рәсеме.

Воргашор бистәсендә кешеләр яши торган һәм ташландык йортлар.