Шигъри слэм бәйгесендә Рүзәл Әхмәдиев җиңде

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда яшь татар шагыйрьләренең беренче шигъри слэм бәйгесен карарга “Театральное” кафесына 40-тан артык кеше җыелды. Бәйгедә дистәләп шагыйрь көч сынашты. Араларында азмы-күпме танылганнары да, бөтенләй таныш булмаганнары да бар иде. Ахыр чиктә тамашачылар Рүзәл Әхмәдиевны җиңүче дип тапты. Чара тәмамланганнан соң, Әхмәдиев Азатлык радиосы белән хисләрен уртаклашты.