Мәскәүдә коммунистрларның корылтае уза

Мәскәүдә Коммунистлар фиркасенең 15нче корылтае уза. Ул шулай ук партиянең 20 еллыгына багышлана.

Фирка башлыгы Геннадий Зюганов корылтайга 323 делегат сайлануын һәм дөньяның төрле илләреннән 95 вәкилләр чакырылуын әйтте. Корылтайда Зюганов хисап чыгышы ясады. Шулай ук чарада фирканең җитәкчелеге сайланачак.