Казанда мөселман чаңгы ярышы узды

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан Диния нәзарәте беренче тапкыр оештырган чаңгы ярышына теләгән һәркем катнаша алды. Үзе дә гаиләсе белән бергә бу ярышта катнашкан Татарстан мөфтие урынбасары Габдулла Әдһәмов, мондый ярышны Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәдисенә таянып оештырдык, дип әйтте. Ярышта катнашучы һәркемгә “Лыжня ислама 2013” дип язылган яшел япкыч бирелде. Бу япкычка ни өчен бары тик урыс телендә генә язылган, татар телендә ни өчен юк, дигән сорауга Әдһәмов киләсе елгы ярышта бу ялгышның төзәтеләчәгенә ышандырды.