Мисырда парламентка сайлау вакыты үзгәртелде. 27-28 апрель урынына аның беренче туры 22-23 апрельдә үтәчәк. Ә соңгы сайлау көне 24 июньдә булачак. Әлеге карарны ил президенты Мөхәммәт Мурси христиан-коптларның мөрәҗәгатеннән соң хуплады. Христиан-коптлар сайлау билгеләнгән көнне Олы көнне (Пасханы) бәйрәм итүен әйткән иде.
Мисыр оппозиция җитәкчеләрнең берсе Мөхәммәт әл-Барадей сайлауларны бойкот итәргә чакырды.
Мисыр оппозиция җитәкчеләрнең берсе Мөхәммәт әл-Барадей сайлауларны бойкот итәргә чакырды.