Кыпрыс республикасында президент сайлауның икенче туры уза

Бүген Кыпрыс республикасында президент сайлауның икенче туры уза. Анда оппозициядәге консерваторлар фиркасе башлыгы Никос Анастасиадис белән идарәдәге АКЕЛ коммунистлар партиясе яклаган Ставрос көч сынаша.

Беренче турда Анастасиадис – 47%, ә Малас 27% тавыш казанган иде.