Венесуэла президенты Уго Чавес – фотоларда

Венесуэла президенты Уго Чавес 2012 елның февралендә яман шеш авыруына каршы чираттагы операция ясату өчен Кубага китәр алдыннан үзен озатырга килгә тарафдарларына рәхмәт белдерә.

1992 елда кораллы фетнә омтылышын җитәкләгән, хәрби хезмәттән киткән элекке лейтенант полковник Уго Чавес 1997 елда Каракаста үз тарафдарлары арасында.

1998 елда Венесуэла президентлыгына намзәт Чавес хатыны Марисабель (уңда) белән бергә август аенда Каракаста зур урам йөреше үткәреп сайлау алды көрәшен рәсми рәвештә башлап җибәрә.

2011 елның августында Каракастагы Мирафлорес сараенда журналистлар белән очрашуда Чавес яман шеш авыруын дәвалау нәтиҗәсендә башының пеләшләнүе турында шаярта.

1994 елның декабрендә Куба президенты Фидель Кастро Чавесны Һавана һава аланында каршы ала.

2010 елның апрелендә Чавес белән Русия премьер-министры Владимир Путин Каракас янындагы Гуайра портында "Крузенштерн" исемле Русия хәрби корабында глобус карый.

2010 елның октябрендә Триполига килгән Чавесны Либия җитәкчесе Мөәммәр Каддафи каршылый.

Уңышсыз тәмамланган фетнә омтылышының 20 еллыгына багышланган хәрби парадта, 2012 елның 4 февралендә Чавес Боливия президенты Эво Моралес белән.

2000 елның апрелендә Һаванадагы Корылтайлар үзәгендә Чавес Фәлестин хакимияте башлыгы Ясир Арафат белән.

1999 елның сентябрендә Чавес Ватиканда Рим папасы Иоанн Паул II белән.

2012 елның сентябрендә Каракстагы Мирафлорес сараенда хөкүмәт очрашуында Чавес Мексика җырчысы Виценте Фернандес бүләк иткән гитарда уйный.

2011 елның июлендә Мирафлорес сараенда Чавес кызлары Мария (сулда) һәм Роза белән.

1998 елның октябрендә Чавес 1 яшьлек кызы Роза белән.

1992 елның 2 февралендә Чавес җитәкчелегендәге гыйсъянчылар һөҗүме вакытында Мирафлорес сарае керешендәге бүлмәләрнең берсендә президент Карлос Андрес Переска тугрылыклы солдатлар идәндә ята.

Чавесның (сулда) 1992 елда уңышсыз тәмамланган фетнә омтылышыннан соң кулга алынгач төрмәдә төшкән фотосы.

1994 елның 26 мартында төрмәдән чыгарылгач Чавес журналистлар сорауларына җавап бирә.

1998 елның сентябрендә студентлар Чавесны Симон Боливар университетыннан озата чыгалар.

2005 елның 24 июнендә Чавес Каракаста Венесуэла армияск көненә багышланган бәйрәмдә.

2010 елның июлендә Чавес Мирафлорес сараенда Аргентинаның мәшһүр футболчысы Диего Марадонаны кабул итә

Чавес 2007 елның маенда Каракаста үткән бейсбол уенында.

2013 елның 15 февралендә Чавес Һаванада яман шеш авыруына каршы чираттагы операциядән соң дәваланганда кызлары Мария (сулда) һәм Роза белән.