Уго Чавес Инкыйлап музеена куелачак

Уго Чавес белән хушлашыр өчен кешеләр сәгатьләрчә чират тора

Бу атнада вафат булган Венесуэла президенты Уго Чавес белән хушлашу тагын җиде көнгә озайтылды. Аны күрер өчен миллионлаган кеше Хәрби академиягә чират тора, дип хәбәр ителә.

Җиде көннән соң Уго Чавес Русия юлбашчысы Владимир Ленин, Вьетнам җитәкчесе Һо Ши Мин һәм Кытай коммунистлары башлыгы Мао Цзэдун кебек бальзамлаштырылып Инкыйлап музеена куелачак. Бу хакта илнең вице-президенты Николос Мадуро хәбәр итте.

Венесуэла белән 14 ел идарә иткән Уго Чавес вафатыннан соң илдә җиде көнлек матәм игълан ителде. 58 яшьлек җитәкче ике ел яман шеш авыруына каршы көрәшкәннән соң сишәмбе вафат булды.

Чавесның Латин Америкасы илләрендәге беректәшләре аның үлемен "зур югалту" дип бәяләде. Куба өч көнлек матәм игълан итте.

АКШ президенты Барак Обама Венесуэла халкының кайгысын уртаклашып, "Вашингтон Венесуэла хөкүмәте белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыру" яклы, дип белдерде.