Миңнеханов Согуд иленә күпер салды

Татарстан вәкилләре Әл-Хәрәм мәчетендә. Cулдан уңга: Илсур Метшин, Марат Гатин, Рөстәм Миңнеханов, Шамил Агиев, Линар Якупов

16-17 мартта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми төркем Согуд Гарәбстанына сәфәр кылды.
Согуд Гарәбстаны патшалыгы – Гарәп ярымутравындагы иң зур дәүләт. Үрдүн, Гыйрак, Катар, Күвәйт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман һәм Йәмән белән чиктәш. Ислам дөньясында төп ике шәһәр – Мәккә һәм Мәдинәне күздә тотып, Согуд Гарәбстанын "ике мәчет иле" дип тә атыйлар. Гарәп телендә кыскача атамасы – әс-Саудия (السعودية‎‎). Төп дини идеологиясе – ваһһабчылык. [Википедия]

Татарстанның рәсми сәхифәсе хәбәр итүенчә, Миңнеханов белән бергә Согуд Гарәбстанына Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин, сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамил Агиев, инвестицион үсеш идарәсе рәисе Линар Якупов, Ак Барс Банк идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, президентның халыкара эшләрдә киңәшчесе Радик Гыйматдинов барган.

Татарстан күнаклары башта Мәккәдә кече хаҗ (гомрә) йоласын башкарган, мөселман дөньясының иң танылган мәчете санылган Әл-Хәрәм мәчетендә булган.

Татарстан президенты Согуд Гарәбстанына Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглу чакыруы белән барды. Аның белән очрашу Җиддә шәһәрендә үтте. Ихсаноглу кунакларны оешманың эшчәнлеге белән таныштырган, Болгар һәм Зөя тыюлыкларын ЮНЕСКО дөнья мирасы исемлегенә кертүдә ярдәм вәгъдә иткән, Татарстанны ислам илләре белән аеруча фән һәм мәгариф өлкәсендә ныграк хезмәттәшлек итәргә чакырган.

Миңнеханов Ихсаноглуга Татарстанга күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдергән һәм оешма белән хезмәттәшлек киләчәктә дә дәвам итәчәк дип ышандырган. Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан ислам илләре белән күп төрле тармакларда, шул исәптән, икътисад, финанс, инвестицияләр җәлеп итү, туризм, хаҗ сәфәрләре оештыру, хәләл продукция җитештерү кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек итә ала.

Your browser doesn’t support HTML5

Миңнеханов Җиддәдә Ихсаноглу белән очрашты


Миңнеханов Җиддәдә шулай ук Ислам үсеш банкы президенты Әхмәт Мөхәммәт Али Әл-Мәдәни белән дә очрашкан. Ул аңа Татарстанның элекке президенты, хәзер дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевтән сәлам тапшырган, республикадагы соңгы үзгәрешләр белән таныштырган һәм бу үзгәрешләрне күрү өчен аны Татарстанга чакырган. Әл-Мәдәни Шәймиевкә җавап сәламе әйтеп, ике арадагы хезмәттәшлекне арттыру юнәлеше итеп Татарстаннан Согуд Гарәбстанына азык-төлек экспорт итү турында уйларга тәкъдим иткән.

Тарафлар шулай ук Русиядә ислам финанс системын үстерү юллары турында фикер алышкан. Бу уңайдан Миңнеханов Әл-Мәдәнигә Русиянең үзәк банкы җитәкчеләре белән күрешеп сөйләшергә тәкъдим иткән.

Your browser doesn’t support HTML5

Миңнеханов Җиддәдә Әл-Мәдәни белән очрашты


Татарстан вәкилләре Җиддәдә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы оештырган халыкара икътисади форумда да катнашкан. Әлеге җыенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясаган.

Your browser doesn’t support HTML5

Миңнеханов Җиддә форумында чыгыш ясады


Форум кысыларында Рөстәм Миңнеханов Мәккә вилаяте әмире Халид әл-Фәйсал белән очрашкан. Татарстан президенты әлеге сәфәрне һәм Мәккәдә кече хаҗ гыйбәдәтен оештыруда ярдәме өчен әмиргә рәхмәтен белдергән.

Согуд Гарәбстанына нигез салган беренче патшаның оныгы һәм хәзерге патшаның улы Халид әл-Фәйсал шигырләр яза. 2010 елда Түбән Новгородтагы "Мәдинә" нәшрияте аның "Хәреф һәм төс" исемле җыентыгын рус телендә чыгарды. Шушы елның мартында Татарстан китап нәшрияте бу китапны (Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсендә) татар телендә бастырды. Миңнеханов беренче нөсхәне авторга тапшырды һәм аны Казанга китапны тәкъдим итү тантанасына чакырды, дип хәбәр итә Татарстанның рәсми сәхифәсе.

Сәхифә дигәннән, узган ел Татарстан хакимиятләре интернетта .tatar доменын теркәүгә гариза биргән иде. Согуд Гарәбстанының технологияләр һәм элемтә комиссиясе ул чакта яңа тәкъдим ителгән доменнар исемлеген тәнкыйтьләп чыкты. Согудләрнең .baby, .wine, .vodka кебек исемнәргә каршы чыгуы берьяктан аңлашылса да, .tatar доменына ни өчен каршы чыгулары күпләргә аңлашылмый калды.

Татарстан һәм Согуд вәкилләре очрашуында бу мәсьәлә күтәрелгәнме, әлегә билгесез. Һәрхәлдә рәсми сәхифәдә бу турыда берни әйтелмәгән.