Идел буе төбәкләре арасында очышларны «Татарстан» һава ширкәте башкарачак

18 марттан «Татарстан» һава ширкәте субсидия программасы нигезендә Идел буе бүлгесе төбәкләре арасында юлчыларны ташучы төп ширкәт булды.

Федераль казнадан 50%ык субсидия бирелүе сәбәпле билетлар ике тапкырга арзанрак, ягъни ике мең сумнан артмаячак. Очкычлар «Казан» һәм «Бегишево» һава аланнарыннан көн саен ун якка очачак.