“Җир сәгате”нә Казан да кушылды

Your browser doesn’t support HTML5

23 мартта Татарстанда да электр утлары бер сәгатькә сүндерелеп торды. Нәкъ кичке сәгать тугызынчы яртыда Казан Кирмәне караңгылыкка күмелде, ә унынчы яртыда яңадан балкыды.
“Җир сәгате” чарасы беренче тапкыр 2007 елда Сидней шәһәрендә уздырыла. Бу елдан башлап әлеге акциягә күп кенә илләр һәм шәһәрләр кушылды. Әйтик 2011 елда бу чарада 134 ил катнашкан булса, узган ел аны 152 ил һәм 7000 шәһәр хуплады.

“Җир сәгате” чарасы кешеләрнең үз планеталарының киләчәгенә битараф булмауларын һәм Җир ресурсларын сакчыл куллану кирәклеген күрсәтү максатыннан чыгып оештырыла.