“Путин өчен!” митингына Казанда 30-40 кеше җыелды

Your browser doesn’t support HTML5

24 мартта, Ирек мәйданында Татарстан суверенитетын яклап урам җыены узганда, Камал театры каршында Русия суверенитетын яклап икенче митинг үтте. Аны “Ирекле Русия” фиркасе оештырды. “Азатлык” хәбәрчесе анда барлыгы 30-40 кеше санады. Яртысы журналистлар һәм полиция хезмәткәрләре. Активистларның төп шигарьләре – “Русия өчен!”, “Путин өчен!”, “Суверенитет өчен!”