24 марттан Татарстан башкаласында башланган кар-буранны, җепшек кар алыштыру күренешен Азатлык хәбәрчесе машина йөртүче һәм җәяүле күзлегеннән карады. 26 мартта урамнарда күлләвекләр барлыкка килде. Сишәмбе гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре катнашкан киңәшмәдә язгы ташуның куәтле булырга мөмкинлеге әйтелде.
25 мартта Казан шәһәренең башкарма комитет башлыгы урынбасары Александр Лобов, эшлекле дүшәмбе җыенында башкалада бер атна эчендә ике айлык норма күләмендә кар яуганлыгын әйтте. Аның сүзләренчә, тәүлек буе Казан урамнарында 600-дән артык техника кар чистарткан. Түрәләр җәяүле юллары чистартыла, дисә дә, без еш йөргән Совет, Мәскәү, Киров районнарындагы халык карны таптап юл салды һәм кайбер урыннарда ул шулай кышны чыкты.
"Казанда чын яз килү, һава җылыну апрельнең беренче көннәрендә үк сизелергә тиеш, ди Татарстанның һава торышын күзәтү идарәсе. Март соңгы көннәренә кадәр кыш белән көрәшәчәк икән.