АКШ хәрбиләре Әфганстанның Вардак районыннан китә

Әфганстанда АКШ хәрбиләре җирле иминлек хезмәтләренә Вардак районындагы Нирх ныгытмасын тапшырды. Билгеле булганча Әфганстан президенты Әхмәт Карзаи американ хәрби көчләренең Вардакта калуын теләмәвен әйткән иде. Моны ул җирле халыкның Американ хәрбиләреннән зарлануы белән аңлатты.

Җирле халык АКШ хәрбиләрен һәм аларның хезмәттәшләрен кешеләрне үтерүдә, газаплауда, урлауда гаепли. АКШ хәрби идарәсе моны кире кага.