Төньяк Корея үзенең хәрбиләренең американнарга каршы теләсә кайсы вакытта "рәхимсез һөҗүмгә", шул исәптән атом коралы кулланып та, әзер дип кисәтте.
Пәнҗешәмбе белдерелгән бу янау Пхеньянның Вашингтонга һәм Сеулга карата шундый белдерүләренең чираттагысы булды. Төньяк Кореяның Үзәк телеграф агентлыгы, хәрби җитәкчелек чыганакларына таянып, гаскәрләр Кушма Штатлар тарафыннан булган теләсә нинди агрессиягә каршы тору өчен "тәэсирле" чараларга хокуклы, дип хәбәр итте.
Пентагон Кушма Штатларның ракетага каршы комплексын Гуамга китерергә җыенуы турында белдергәч, Төньяк Кореяның әлеге кисәтүе җиткерелде. АКШ саклану министры Чак Һейгел, Пхеньян белдерүен Вашингтон үзе өчен һәм Азия-Тын океан төбәгендәге беректәшләренә "җитди куркыныч" буларак кабул итә, дип әйтте.