Петербурның Печән базарында 400-ләп кеше тоткарланды

Петербурның Печән базарында полиция һәм миграция хезмәте хезмәткәрләре 378 кешене тоткарлап полиция бүлегенә алып китте. Аларның 26-сы вак хулиганлыкта гаепләнгән.

Бүген Печән базары янында сугышу нәтиҗәсендә Кабарда-Балкар республикасыннан килгән бер кеше һәлак булган иде. Полиция белдерүенчә, ул сугышуда унлап кеше катнашкан булган.

Тикшерүчеләр бу сугышу базардагы сәүдә эшләре белән бәйле булган, дип белдерә.