Миңнеханов: Чехия белән хезмәттәшлекнең юл харитасы әзерләнәчәк

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге бер төркем рәсмиләр дүшәмбе иртән Прагада Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба белән сөйләшүләр уздырды. Ярты сәгатьлек очрашудан соң министр белән президент журналистлар алдына чыгып сорауларга җавап бирде. Рөстәм Миңнеханов бу сәфәр ахырында алга таба хезмәттәшлекнең юл харитасы әзерләнәчәген белдерде.