Бостон марафонындагы шартлауларда өч кеше һәлак булды

Your browser doesn’t support HTML5

АКШтагы иң абруйлы Бостон марафонының финиш сызыгында булган ике шартлаудан кимендә өч кеше һәлак булды, 140-тан артык кеше яраланды.
Шартлау булган урыннар кыйпылчыклар белән тулды һәм канга буялды.

Бостон полициясе берничә чакрым ераклыкта Джон Кеннеди китапханәсендә дә шартлау булганлыгын һәм аны тикшерүен белдерде.

Шартлаулар өчен җаваплылыкны үз өстенә алучылар булмады. Федераль авиация идарәсе Бостон күгендә очышларны туктатты.

АКШ президенты Барак Обама бу һөҗүмнәр өчен җаваплылар мәхкәмә алдында тулысынча җавап бирәчәк, диде.

Барак Обама чыгыш ясый

Обама үз чыгышында, барлык сорауларга да җаваплар әлегә юк. Без моны кем һәм нигә эшләгәнен әлегә белмибез, диде.

АКШ президенты әйтүенчә, бар ил буйлап иминлек чаралары арттырыла, әмма президент Ак Йортның бу шартлауларны ниндидер киңрәк һөҗүмнең бер өлеше буларак карау-карамавы турында берни дә әйтмәде. Шул ук вакытта Обама шартлауларны террор һөҗүме дип тә атамады.

Шәһәр полициясе башлыгы кешеләрне күбрәк өйләрендә булырга тырышырга һәм күпләп бер урынга җыелмаска чакырды. Бостондагы һөҗүмнәрдән соң АКШның Нью-Йорк, Вашингтон, Лос-Анджелес шәһәрләрендә, шулай ук Лондонда өстәмә иминлек чаралары кертелде.

Бостонда инде күптәннән ел да үткәрелеп килүче марафонга быел дөньяның дистәләрчә иленнән 27 меңләп кеше 42 чакрым араны йөгерергә килгән иде. Быелгы марафонда катнашучылар арасында Казаннан йөгерешче Илдар Галиев тә булды. Илдар марафонны шартлауларга кадәр үк 3 сәгать 20 минутта тәмамлап кунакханәгә китеп өлгергән булган һәм шартлаулар турында дусларыннан гына ишеткән.