Камил Сәмигуллин Татарстан мөфтие итеп сайланды

Камил Сәмигуллин

Татарстан мөселманнарының VI гадәттән тыш корылтае 28 яшьлек Камил Сәмигуллинны Татарстан мөселманнары диния идарәсенең яңа башлыгы итеп сайлады.

Корылтай әгъзалары ачык тавыш бирүдә Сәмигуллин намзәтен бертавыштан хуплады.

Мөфти фазифасына намзәт итеп шулай ук 43 яшьлек Фәрит Салман һәм 85 яшьлек Харис Салихҗанов та тәкъдим ителгән иде.

Быел Русия ислам университетының Ислам фәннәре факультетын тәмамлаячак Сәмигуллин корылтайдагы чыгышында мөселман дин әһелләрен әзерләү һәм имамнарны яңадан өйрәтү мәсьәләләренә игътибарны арттырырга чакырды.