АКШ полициясе Бостон шартлауларын оештыручы дип шикләнелгән Джохар Царнаевны тотты

Бостонда Джохар Царнаевны эзләү чарасы

АКШ полициясе Бостон марафонындагы шартлауларны оештыручыларның берсе дип шикләнелгән 19 яшьлек Джохар Царнаевны тотты.

Йөзләрчә полиция хезмәткәре тарафында үткән эзләү чарасы барышында Царнаев Бостон янындагы Уотертаун шәһәре аша узучы Чарльз елгасы буенда табылган. Ул брезент белән капланган бер көймәгә качкан булган.

Якында яшәүчеләр көймә янында кан эзләре күреп һәм көймә баскычының урыныннан күчкән булуын игътибар итеп полицияне чакырган. Полиция җылылыкны сизүче сканер аша тикшереп көймәдә чыннан да кеше булуын ачыклаганнан соң Царнаев белән сөйләшүләр үткәргән, әмма Царнаев бирелергә теләмәгән.

Көймәне яу белән алу барышында Царнаев каршылык күрсәтеп гранаталар кулланган һәм берничә граната атканнан соң көймәгә ут капкан. Ахыр чиктә Царнаев каты яраланып полиция кулына эләккән. Хәзер аның авыр хәлдә хастаханәдә булуы әйтелә.

Джохарның бертуганы, шартлатуларны оештыручыларның икенчесе дип шикләнелгән Тамерлан Царнаев җомга иртән Уотертаун шәһәрендә полиция белән атышта бомба шартлаудан һәлак булган иде.

Дүшәмбе көнне Бостон марафонының финиш сызыгы янында ике бомба шартлап өч кешене үтергән, 170-тән артык кешене яралады.