Казанда "Татар-дозор" уены үтте

Your browser doesn’t support HTML5

21 апрельдә "Мин татарча сөйләшәм" чарасы кысаларында "Татар-дозор-2013" дип аталган квест-уен узды. Квест катнашучылары билгеләнгән маршрут буенча үтеп, төрле-төрле биремнәрне үтиләр. Квестта катнашыр өчен мәктәп укучылары, студентлар, иҗади коллективлар һәм татар телен, маҗараларны яратучы гади кешеләр чакырылды.