Җәйгә Казан-Акмәчет-Казан очышы ачыла

Казан халыкара һава аланының җәйге җәдвәле кертелү белән Казан белән Акмәчет арасында очышлар башлана.

Шулай ук Казаннан Киевка да 50 юлчы сыйдырышлы CRJ-200 очкычлары җибәрелә. 17 июньнән башлап дүшәмбе, җомга көннәре Акмәчеткә, 19 июньнән башлап чәршәмбе, якшәмбе көннәре Киевка очышлар булачак. Очышларны "Ак Бар Аэро" ширкәте оештыра.