Көнбатышта яңа чор мәчетләре күтәрелә

Тиранада BIG исемле Дания ширкәте диварлары бәрмә дулкынга охшаш итеп ясалган яңа мәчет төзи. Аларның шушы хәйләкәр геометриясе мәчетне төньяктан-көньякка сузылган урамнарга кыеклатып, Кагбәгә каратып салу мөмкинлеге бирә.

Германиянең Кельн шәһәрендә төзелүче Үзәк мәчетне кемдер ачылып килүче чәчәккә охшатса, икенче берәүләргә ул галәм станциясен хәтерләтә.

Рейн елгасы буенда Мерс шәһәрендә төзелгән яңа мәчет күзне чагылдырырлык алтын-көмеш савытын хәтерләтә.

Бавариянең көньягындагы Пенцберг шәһәрендә шакмаклы итеп салынган яңа мәчет тә архитектура бәйгеләрендә җиңеп чыкты.

Мельбурнда төзелгән Австралиядәге беренче заманча шәкелдәге мәчет кичләрен пыяла гөмбәзе аша күккә салкын зәңгәр нурлар тарата.

Тиздән Словения башкаласы Люблянада рәшәткәле шакмак эчендәге зәңгәр гөмбәз рәвешендә салынган яңа мәчет балкыячак.

Нордерштадт шәһәрендә төзелүче яңа мәчетнең 22 метр биеклектәге манаралары эченә кечкенә җил электр станцияләре урнаштырылачак һәм аның җилканатлары үтәкүренмәле пыяладан булачак. Ул җилканатларга лампалар да урнаштырылачак һәм караңгы вакытта алар яктылык тамашалары күрсәтәчәк.

Марсельдә диңгез буенда төзеләчәк мәчет намазга чакырганда манарасыннан тирә якка шәмәхә яктылык таратачак, чөнки мөселманча яшел утны диңгезчеләр маяк дип кабул итәргә мөмкин.

Флоренциядә төзеләчәк яңа мәчет шәһәрнең гомуми күренешеннән бик аерылып тормасын өчен аның манараларын гомумән урта гасыр Флоренциясендәге чаң манараларына охшатып ясаячаклар.