27 апрель Мәскәү өлкәсендә матәм игълан ителгән

Мәскәү өлкәсендә рухи авырулар хастаханәсендә янгын чыгып 38 кеше һәлак булды. Тикшерү барышында янгын турында кисәтү җиһазларын урнаштырган "Надежность" ширкәте башлыгыннан сорау алганнар, ширкәтнең документлары тикшерелә.

Хастаханә урнашкан Дмитров районы Раменский авылына иң якын янгын сүндерү хезмәте 52 чакрым ераклыкта урнашкан. Янгын сүндерүчеләр анда бер сәгатьтән генә барып җиткән.

Янгында өч кенә кеше - бер шәфкать туташы һәм ике авыру исән калган.

Янгынның сәбәбе электр чыбыгы өзелүе була ала, дип фаразлана.

Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова май ахырына кадәр Русиянең барлык хастаханәләрендә янгынга каршы чараларны тикшерергә кушты.

27 апрель Мәскәү өлкәсендә матәм игълан ителгән.