Татарстан сайлау кодексына үзгәрешләр кертелә

Дәүләт шурасы депутатлары "Татарстан сайлау кодексына һәм Татарстанның референдумнар турында кануни актларына үзгәрешләр кертү" канун өлгесен беренче укылышта кабул итте.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе башлыгы урынбасары Валентина Каменькова сүзләренчә, бу хәл федераль кануннар белән яраклаштыру өчен эшләнә.

Канун өлгесендә Татарстан дәүләт идарәсенә һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар сентябрь аеның икенче якшәмбесендә үтәргә тиеш дип күрсәтелгән. Участок комиссияләренең вәкаләтләре биш еллык булачак, сайлау бүлгеләре 10 елга төзеләчәк, диелә әлеге өлгедә.