Чечняда түрәләр өчен аерым мәчет төзелә


Чечняда яңа мәчет төзелешенә нигез салынды. Ул 300 кешегә исәпләнгән һәм республика парламенты бинасы җирлегендә урнашачак.

Чечня парламенты матбугат үзәге хәбәр итүенчә, мәчет депутатлар, парламент хезмәткәрләре һәм кунаклар өчен төзелә.

Мәчеткә нигез ташы салу барлык депутатлар катнашында тантаналы рәвештә узган. Шулай итеп алар «Русия парламентаризмы көнен» билгеләп узган.