Татарстанда берничә министрның эшчәнлегенә дәгъва белдерелде

Татарстанда президент каршындагы коррупциягә каршы шура эшчәнлеге хисабында республикадагы өч министрның бюджет акчасын максатчан куллану өлкәсендә тиешле дәрәҗәдә эшләп җиткермәве әйтелә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган документта вице-премьер – авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм хезмәт һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллинны дициплинар җаваплылыкка тартуга йөкләмә бирелгән.