Казанда метроның өч яңа станциясе юлчыларны 10 майда кабул итәчәк

Казанда «Яшьлек», «Северный вокзал» һәм «Авиастроительная» метролары 10 майда беренче юлчыларны кабул итәчәк. Бу хакта журналистларга Татарстан төзелеш министры Ирек Фәйзуллин белдерде.

Ул шулай ук өч яңа станция һәм «Кәҗә бистәсе» метросы төзелеше 15 миллиард сумга төшүен әйтте.