Машиналарга куела торган видеокамералар коточкыч һәлакәтләрне генә түгел кешеләрнең һуш китмәле мәрхәмәтлелек, игелек, яхшылык кылу очракларын да күрсәтә.
Русиядә машиналарга урнаштыра торган һәм соңгы арада бик популярлашып киткән видеокамералар миллионнарча кешегә коточкыч машина һәлакәтләрен, полициянең һәм түрәләрнең канун бозуларын күрсәтә. Бу видеода Казанның Чистай урамында март аендагы шундый бер каза күрсәтелгән иде.
http://www.youtube.com/embed/FhLX9pff_Io
Түбән Тагилда төшерелгән бу видео танкларның машина юлындагы куркыныч хәрәкәтен күрергә ярдәм итте.
http://www.youtube.com/embed/kuOuowxunJE
Кайвакыт андый камераларга юл буендагы очкыч һәлакәтләре дә эләгә.
http://www.youtube.com/embed/sj_wxdM-MQ4
Февраль аенда Чиләбе өлкәсендә метеорит төшүне машиналардагы видекамералар язмалары аша күргәч АКШта күп кенә машина йөртүчеләр Русиядә мондый камераларның киң таралуына гаҗәпләнгән иде.
http://www.youtube.com/embed/wKCUmeunLDc
Әмма бу камералар коточкыч казаларны гына түгел, кешеләрнең мәрхәмәтлелеген, ярдәмчеллеген дә теркәп бара икән. LiveLeak-ка чыгарылган бер тупланмада нәкъ менә шундый миһербанлылык, кешелеклелек, яхшылык очраклары күрсәтелә.
http://www.liveleak.com/ll_embed?f=d0328de45bf7
Тупланмадагы видеоларның кайсысы яхшырак икәнен әйтүе кыен. Бәлки ул машиналар күпләп йөргән юл кисешендә урам аша чыгучы песигә ярдәм итүдер, юл аша чыгарга куркып торучы әбигә карата игелекле булудыр. Тайгак юл уртасында егылган бер аяклы кешегә торып басарга ярдәм итү дә бик рәхмәтле эш. Шул ук вакытта күп кенә машина йөртүчеләрнең ул кеше яныннан тиз генә узып китүе дә күренә бу видеода.
Машиналар зур тизлектә йөри торган юлга чыккан әле генә тәпили башлаган, һәм ерактан бик күренми торган сабыйның йөк машинасына каршы килүе һәм йөртүченең машинадан чыгып аның әти-әнисен эзли башлавы да һуш китмәле.