Сурков урынына вакытлыча Сергей Приходько билгеләнде

Русия хөкүмәте идарәсенең вакытлы җитәкчесе итеп моңарчы бу вазифаны биләгән Владислав Сурковның урынбасары булган Сергей Приходько куелды.

Бүген хөкүмәтнең интернет сәхифәсенә премьер-министр Дмитрий Медведевның шул хактагы карары чыгарылды.

Кичә Сурковның үз теләге белән вазифадан китүе игълан ителде.