Кырымда сугышта югалганнарны һаман да эзлиләр

Алупкада Әхмәтхан Солтан һәйкәле

8 май көнне 1941 елда Севастополь тирәсендә хәбәрсез югалган кырымтатар хәрбие Мостафа Умеровның калдыклары табылды. Хәрбине туган авылы Судак районы Къоз (Солнечная долина) авылында мөселманча җирләделәр.
Икенче дөнья сугышында катнашкан 60 мең кырымтатарының 36 меңе һәлак булган.

Моннан тыш 17 мең кырымтатар ул-кызлары партизан хәрәкәтендә, 7 меңе подпольеда катнашкан, 20 мең кырымтатары Германиягә алып кителгән. Кырымда 127 кырымтатар авылы яндырылган. Тылда дошманга каршылык күрсәткәннәре өчен 12 мең кырымтатары карательләр тарафыннан юк ителгән.

Кырымтатарларыннан 6 кеше Советлар берлеге батыры исеменә лаек булган. Әхмәтхан Солтан исә ике тапкыр Советлар берлеге батыры булган.

Кырымтатар Советлар берлеге батырлары:

- Узеир Абдураманов
- Фетислям Абилов
- Абдураим Решидов
- Сейтнафе Сейтвелиев
- Абдуль Тейфук

Дан ордены тулы кавалерлары:

- Сеит-Неби Абдураманов
- Насибулла Велиляев

Фронтка киткән 15 кырымтатар язучысының 12се һәлак булган.

Кырымда сугыш елларында хәрәкәт иткән өч партизан отрядының икесендә комиссарлар – кырымтатарлар Мостафа Селимов, Рефат Мустафаев булган.

Кырымтатар хатын-кызларының 1820се фронтта, 1797се партизан хәрәкәтендә, 1774е подпольеда сугышкан.

Ләкин бу саннарга да карамастан 1944 елда кырымтатар халкы сатлыкҗан дип Кырымнан сөргенгә сөрелә. Моннан алдарак каршылык күрсәтмәсеннәр өчен 18 яшькә җиткән егетләрне җыеп хезмәт армиясенә җибәрәләр.

"Кырымтатарларның 20 меңе сугыш елларында Ватанга хыянәтлек кылды" дигән еллар буе дәвам иткән пропаганданың җимешләре хәзер дә Кырымда юк түгел. Имеш, 20 мең кырымтатарының сатлык булуын алман архивлары күрсәтә. Ләкин алман баскынчыларының планнары шулай иде дип берни аңлатылмый.

Чынбарлык һәм саннар башкача булган. Кырымда 12 Власов батальоны, казак полкы, әсирләрдән тупланган төркестан, әрмән, кавказ-магометан легионнары оештырылган. Татар батальоннарына руслар, украиннар да кергән. Кырымның бөтен шәһәрләрендә бургомистрлар татарлар булмаган.

Еллар узган саен яңа фактлар ачыла. Кырымтатарлар Кырымга кайта башлагач алар сугышта һәлак булган авылдашларның исемнәре язылган истәлек ташларын, һәйкәлләрне торгыза башладылар. Бу эш дәвам итә һәм дәвам итәчәк. Кырымда сугыш елларында һәлак булган гаскәриләрне эзләү туктаусыз алып барыла дияргә мөмкин. Хәбәрсез югалган гаскәриләр еш табыла, чөнки Кырым 1944 елга хәтле оккупациядә булган.

Севастопольдә табылган кырымтатар гаскәрие Мостафа Умеровның исеме дә Къоз авылында урнаштырылган хатирә тактасына язылды.